1 ноябрь көнне Иске Мичән авылында Хайруллин Альберт һәм Лилияләр гаиләсендә «Каз өмәсе - авыл бизәге» дип исемләнгән йола үткәрелде. Алар бу елны 25 каз бәбкәсе үстергәннәр. Казлар үсеп матурлангач, аны күршеләр, туганнар, кызлар белән йолкырга уйлаганнар. Бу уйларын Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре ишетеп, йола итеп үткәрергә күндергәннәр. Бәйрәм кунаклары казларны йолку, тазарту эшләрен тиз башкардылар. Бәйрәм күмәкләшеп чишмәгә барып каз түшкәләрен чишмәдә юып, чайкагач, казлар саркыган арада җырлар башкарып – күмәк биюләр бәйрәмне җанландырып җибәрде. Алар чишмәдән кайтышка җылы өйдә каз мае белән коймак та әзер иде. Каз өмәсе күелләрдә озак сакланыр. Башка гаиләләргә дә үрнәк итеп куярлык чара булды.