2025 елның 4 ноябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестивале лауреатларын бүләкләү булды. "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең "Яшьлек" бию коллективы (җитәкчесе - Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) "Хореография. Халык биюе" номинациясендә "Сабантуй буләге" биюе өчен лауреат дипломы белән бүләкләнде.