3 ноябрь көнне Симет авылында ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир узды.

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

3 ноябрь көнне Симет авылында ир-ат командалары арасында волейбол буенча  турнир узды.

Турнирны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин  Гафур Шәйхулла улы,

 Саба районы "Ак Барс"банк директоры Галиев Исхак Галимҗан улы, Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы ачып җибәрде.

Ярышларда 8 команда катнашты : Симет,Симет урта мәктәбе,Курсабаш,Юлбат,Тимершык,Барсы Теләче/Казан уртак волейбол командасы ,Бигәнәй ,Саба.

Турнирның нәтиҗәләре:

1нче урында Симет командасы,2урында Симет урта  мәктәбе командасы,3нче урында Бигәнәй командасы,4 урында Барсы Теләче/Казан уртак  волейбол командасы.

Уеннар дусларча атмосферада узды.Һәр команда үз көчен күрсәтте һәм дәрәҗәле урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International