"Оста куллар"

2025 елның 1 ноябре, шимбә

1 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мин хәтерлим! Мин горурланам!" исемле чарада якташыбызның кызы Диләрә апа Хөсәенова катнашты. Аның әтисе фронттан ике кулсыз, ике күзсез кайткан. Диләрә апа күз яшьләре белән әтисенең язмышын сөйләде. Аннары барысы бергә иҗади эш башкардылар - Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәле - обелиск макеты. Әлеге макет "Мин хәтерлим! Мин горурланам!" исемле Кострома өлкәсе уздырган конкурска җибәрелде. Без якташ геройларыбызны истә тотарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International