Яшел Үзән шәһәрендә, эшләүче яшьләр арасында, «Наше время-Безнең заман"XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы үтте. Бәйгедә безнең районнан, «Музыка» номинациясендә Сәмигуллин Айзат катнашты.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган номерларга аерым игътибар бирелде. Фестивальгә әзерләнеп килгән номерлар әлеге тематиканың тирән мәгънәсен ачып бирде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ мактаулы остазы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фестивальнең генераль продюсеры булган жюри рәисе Дмитрий Туманов һәр чыгышка лаеклы урын бирде.