Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячеләре республика семинар-киңәшмәсендә катнаштылар

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячеләре  “Күпмәдәни мохиттә белем алу таләпләрен, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның индивидуаль яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ата-аналарга педагогик белем бирүнең үзара бәйләнеше формасы” дигән темага республика семинар-киңәшмәсендә катнаштылар. Әзерлек төркеме балалары кунакларга "Аулак ой" күренешен (җитәкчесе Галимова А.Я.) һәм "Сабыйлар кунелле" онлайн тапшыру проектын күрсәттеләр (җитәкчесе Закирова В. Р.). Тәрбияче Гөлүсә Фәнис кызы "Социо-уен технологияләре" темасына мастер-класс үткәрсә, аның шәкерте Батырханова Камалия" Яшь мастер" муниципаль чемпионатында катнашып, " Туган телдә тәрбия һәм укыту булган төркем тәрбиячесе"компетенциясе буенча җиңүче булды. Семинар кунаклары катнашучыларыбызның чыгышларын югары бәяләделәр, алга таба уңышлар теләделәр. Балалар бакчасы мөдире Гөлназ Хөсәен кызы һәм музыка җитәкчесе Айгөл Ямнихан кызы республика семинар-киңәшмәсен оештыруда һәм уздыруда актив эшләгәннәре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International