Көзге каникуллар вакытында 2025 елның 27 октябрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Рухият» клуб формированиесендә катнашучылар-«Рост» Шәмәрдән лицее укучылары белән «Подставка для телефона» мастер - классы булып узды. Катнашучылар илһамланып һәм пөхтә итеп ясадылар.
Арт-терапия кебек мастер-класслар тормышыбызны төрлеләндерергә, яңа сәләтләр ачарга, мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирә. Чарада катнашучылар барысы да үз куллары белән башкарылган эштән канәгать калдылар.