Ел саен Шәмәрдән лицее укучылары иң кыйммәтле белемнәрнең партада гына алынмавын исбатлый. Мәктәп яны бакчасында эш кайный: яшь агрономнар бик тырышып яшелчә культураларыннан мул уңыш үстерәләр.
Шәмәрдән авылында күпфатирлы йортлар тирәсендә дренаж челтәрләре төзү эшләре кызу бара. Бу авыл халкының инфраструктурасын һәм яшәү шартларын яхшыртуда мөһим этап.
Иске Икшермә авыл җирлеге спортчылары
7 июнь көнне Шәмәрдән авылында Елның иң якты һәм күптән көтелгән бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй узды!
«Кынгырау» № 4 балалар бакчасында А.С. Пушкин көне булып узды
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар һәм башкорт халык бәйрәме. Тантананы шулкадәр киң итеп билгеләп үтү кабул ителгән ки, сүз икенче мәгънәгә ия: шаяртып кына зур шау-шулы күңел ачуны сабантуй дип атыйлар. Сабантуйда җырлар, биюләр, конкурслар һәм йолалар белән зур халык бәйрәме уздыру гадәте бар.
7 июнь көнне Тимершык һәм Көек авылларында традицион Сабантуй - 2026 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы - милли көрәш. Сабантуйның абсолют батырлары булып Тимершык авылында Вафин Ленар, Көек авылында Ибрагимов Дамир калдылар. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бүләк ителде.
7 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм балаларның Сабантуй мизгелләрен чагылдыру элементлары белән биюләрдән башланып китте. "Сәрбиназ" ансамбле Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкарды. Быелгы чәчү кампаниясенең кыр батырлары бүләкләнде. Җитәкчеләр бәйрәмдәге халыкны тәбрикләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Сабантуйны алып баручы Таһир Гайнуллин уеннарны күңелле итеп оештырды. Җырчылар Сөмбел Билалова, Илназ Гарипов, Гөлназ Муллахметова, Лилия һәм Илнар Гайнуллиннар матур җырлары белән чыгыш ясадылар.Сабантуйның кульминацион ярышы булган татарча көрәштә Төбәк авылы егете Мөхәммәд Исмагилов абсолют батыр булды.Барлык уеннарда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә авыл халкыннан җыелган бирнәләр, спонсорлар ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды.
7 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде.