Мәктәп лагере-балаларга көннәрен файдалы итеп үткәрә ала торган гаҗәеп урын. Мондый лагерьларда укучылар дуслык, иҗат һәм актив ял атмосферасына чума. Гимназиябезнең «Мирас» мәктәп яны сәламәтләндерү лагерена һәм «Рассвет» хезмәт лагерена һәр иртә 335 бала иртәне зарядкадан башлый. Аннары балаларны төрле чаралар көтә: спорт уеннары, конкурслар, викториналар һәм иҗади мастер-класслар. Педагоглар һәм вожатыйлар һәр бала үз сәләтен ачсын һәм күңеленә хуш килерлек шөгыль тапсын өчен бөтен шартларны тудыра. Менә бүген дә 3 отряд «Оста» балалар иҗатында мастер-классларда булды, калган 3 отряд район китапханәсе хезмәткәрләре оештырган мастер-классларда катнашып сумочка бизәде. Юл халәкәтләрен булдырмау, пропаганда эшен алып бару өчен балаларның барысы белән дә ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Насыйбуллин И.Д. һәм Ягафарова Г. Н. очрашты.. Алар урамны ничек кичәргә кирәклеге турында мастер-класс үткәрделәр, велосипедта юл буйлап ничек хәрәкәт итәргә икәнен күрсәттеләр. “Әдәпле җәяүле” буклетын өләштеләр.
Мәктәп лагере-ял итү урыны гына түгел, ул чын тормыш мәктәбе, анда балалар яңа күнекмәләр ала, дуслар таба.