Шәмәрдәннең яшь агрономнары

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Ел саен Шәмәрдән лицее укучылары иң кыйммәтле белемнәрнең партада гына алынмавын исбатлый. Мәктәп яны бакчасында эш кайный: яшь агрономнар бик тырышып яшелчә культураларыннан мул уңыш үстерәләр.

Биредә балаларның үзләре көче белән сусыл кишер һәм чөгендердән алып бәрәңгегә кадәр бөтен кирәк — яраклар өлгерә. Бу хезмәт игътибарсыз калмый: үстерелгән яшелчәләр мәктәп туклануына саллы өлеш кертә.

Әмма иң мөһиме-уңыш кына түгел. Бу җаваплылык, хезмәт сөючәнлек һәм табигатькә хөрмәт тәрбияләү. Мәктәп бакчасы - чын тормыш мәктәбе, анда теория практика белән очраша!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International