Чәчәкләр-табигатьнең иң матур иҗаты. Алар безнең тормышыбызны бизи, шатлык бүләк итә һәм дөньяны яктырак итә. Ачылып киткән бутонга күз салсаң, нечкә хуш ис суласаң, күңел яктыра башлый. Мөгаен, шуңадыр да кешеләр борынгы заманнардан ук чәчәкләргә сокланып, алар турында риваятьләр язгандыр, шигырьләр багышлагандыр.