«Кынгырау» № 4 балалар бакчасында А.С. Пушкин көне булып узды

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Россиянең  А.С.Пушкин  көне, гадәттәгечә, 6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан, атна темасына да нигезләнеп,” Кыңгырау”  балалар бакчасы балалары район үзәк китапханәсенә бардылар. Монда балалар  Пушкинның әкиятләрен искә алып, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән сорауларга җавап бирделәр. Г.Тукайның  шул әкиятләрне татарча тәрҗемә иткәнен белделәр.  Китапханәчеләр  әңгәмәсеннән балалар  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белделәр. Соңыннан А.С.Пушкинның әсәрләреннән рәсемнәрен буядылар. Балалар китапханәдән бик канәгать булып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International