Шәмәрдәндә язгы ташулардан саклану коралар!

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Шәмәрдән авылында күпфатирлы йортлар тирәсендә дренаж челтәрләре төзү эшләре кызу бара. Бу авыл халкының инфраструктурасын һәм яшәү шартларын яхшыртуда мөһим этап.

Хәзерге вакытта эшләр М.Горький, Газовиков, Фрунзе һәм Ф. Кәрим урамнарында алып барыла. Бөтен проект ике елга исәпләнгән. Подрядчы булып җирле тәҗрибәле оешма — «Мелиорация»Саба ПМКсы ҖЧҖ тора.

Төп максат-йортларны һәм йорт яны территорияләрен су басудан ышанычлы саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International