ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

“Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре,тренер  Хуснутдинов  Ильназ Ханиф улы белән берлектә, балалар һәм яшьусмерләр Бөтендөнья “Ак ромашкалар” акциясе уздырдылар.

"Саба үзәк район хастаханәсе" белгечләре ел саен балаларга диспансеризация үткәрәләр

Тэги: хастаханә

         22 март көнне "Тургай" приютында гипс нигезендә текстурлы пасталы "Воздушный шар"картиналарын ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер - классны төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары, Саба районы якташлары» оештырып  үткәрде.  Бөтен чара дуслык һәм мәхәббәт атмосферасында узды. Балалар бер-берсенә ярдәм итәргә тырыштылар һәм бик матур картиналар килеп чыкты. Кунаклар шулай ук бүләкләр алып килделәр һәм балаларыбызга бүләк иттеләр. РОО иганәчеләребезгә, «Саба районы якташлары " на  приютыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт!

Тэги: ОСЗ Тургай

21 март көнне Килдебәк балалар бакчасында «Нәүруз – яз бәйрәме» исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы  кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан сәләтле балалар өчен "Оникс" белем бирү үзәгенең 1 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар.  Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр  җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр. Шулай ук үзләре дә алган  белем - күнекмәләрен раслап, төрле төрдәге күнегү - мисаллар да чиштеләр.

Шәмәрдән бистәсендә кышкы спорт сезонын ябуга багышланган традицион чаңгы ярышлары үтте. Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге ярышларда да өлгерлек күрсәттеләр. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче урынга, бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 2нче урынга лаек булдылар.

21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу көн экология проблемаларына багышланган һәм Кешелеккә безнең планета өчен урманнарның әһәмиятен искә төшерергә һәм киләчәк турында уйланырга мөмкинлек бирә. Явлаштау авыл китапханәсендә «Урман көне»дип аталган экологик сәгать булып узды. Чара проект форматында оештырылды, анда балалар әзерләнергә һәм чыгыш ясарга тиеш иде. Китапханәдә шулай ук «Шауласыннар яшел урманнар»исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән берлектә «Кырым сәяхәте» тукталышлар уенын уздырды.

Чараның максаты- катнашучыларны ярымутрауның тарихы һәм географиясе белән таныштыру. Уен барышында катнашучылар Кырымның төрле торак пунктларын символлаштырган станцияләр арасында күчеп йөрделәр. Һәр станциядә алар ярымутрауның тарихы һәм географиясе белән бәйле сорауларга җавап бирергә, шулай ук хәрефле кодларны чишәргә тиеш булдылар.

Уенда иң яхшы нәтиҗәләрне 7 класс укучылары күрсәтте. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22 март - дөньяның күп илләрендә ел саен Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Бу көн киләчәк буыннар өчен су системаларын саклауның мөһимлеген искә төшерә. Шул уңайдан, район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен «Тереклек чыганагы» экология сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар Су көненең барлыкка килү тарихын, суның экосистемаларда да, безнең көндәлек тормышта да төп роль уйнавын белделәр. Шулай ук су турында кызыклы фактлар һәм нинди экологик проблемалар бар һәм аларны ничек төзәтергә икәнен ачыкладылар. Чарада катнашучылар «Безнең табигатебез» викторинасында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 март көнне язгы каникул вакытында район китапханәсендә балалар өчен иҗади мастер-класслар, экскурсияләр, квест-уеннар үткәрелде. Квест кунаклары Убырлы карчык һәм «Игра в кальмара» сакчылары булды. Уен А.Алиш әкиятләре  буенча узды, балаларга төрле табышмаклар тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International