ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2025 ел
сишәмбе

20 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестиваленең район туры узды. Фестивальнең төп максаты - балалар арасында халык иҗатын үстерү, аларның талантларын ачу. Мәдәният йорты залында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәләре урнаштырылган. Сәхнәдә сәләтле балалар чыгыш ясады. Әлеге  зонада Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе,  Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе,  Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе,  Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе   һәм  Саба интернат-мәктәбе катнашты. "Без бергә" фестивале 8 номинациядә узды. Мәктәп укучыларыннан тыш, фестивальдә иҗат һәм сәнгатьне яратучы гаиләләр дә катнашты. Сәхнәдә катнашучылар халык җырларын башкардылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, әкиятләр күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шул унайдан Лесхоз "Лэйсэн" балалар бакчасында театр көне узды!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районы авыл җирлекләрендә "Яшь белгечләргә аренда торагы" программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә авылларга квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

«Энә белән бәйләү» компетенциясендә беренче урынны ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп  - интернаты»  8 нче сыйныф укучысы Димиев Камил алды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан   безнең балалар бакчасында “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”дигән тематик атналак үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2025 елның 22 мартында Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең "Җиңү" мәдәният йортында "Татар моңы мәңге яңарыр"халыкара конкурсының Ill Гала концерты узды. Конкурс көн белән төн тигезлеге көнен - "Нәүрүз"бәйрәмен бәйрәм итү кысаларында узды. Программа бик бай булды. Профессор Мингул Галиев вокал буенча мастер-класс үттеләр, конкурста катнашучылар өчен оештырылган "Түгәрәк уен" татар фольклор уенында катнаштылар. Вокал һәм нәфис сүз номинацияләрендә Арташ мәдәният йортының ике кырыннан җиңүчеләр Илһам Исламов һәм Энҗе Әхмәтшина чыгыш ясады. 1 дәрәҗәле лауреатлар диплом һәм истәлекле падаркалар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

1А сыйныф укучылары класс җитәкчесе Галиуллина Энҗе Илфат кызы җитәкчелегендә Шәмәрдән күз хирургиясе үзәгендә булдылар. Экскурсия һөнәри юнәлеш бирү кысаларында оештырылды

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Созвездие-Йолдызлык 2025» конкурсының зона этабы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

23 март көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, "Нәүрүз килә, Нәүрүз" исемле халык бәйрәме үткәрделәр. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре ерак тарихыбызга барып тоташа. Әмма элеккечә үк бу бәйрәмне җырлар, биюләр, конкурслар белән каршы алу гадәте бар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы", тәм-томнар белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлектә актив катнаштылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

24
март, 2025 ел
дүшәмбе

ООО “Саба”ның Мичән филиалында чәчкечләрне язгы кыр эшләренә әзерләү оешкан төстә башкарыла.  Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International