23 март көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, "Нәүрүз килә, Нәүрүз" исемле халык бәйрәме үткәрделәр. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре ерак тарихыбызга барып тоташа. Әмма элеккечә үк бу бәйрәмне җырлар, биюләр, конкурслар белән каршы алу гадәте бар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы", тәм-томнар белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлектә актив катнаштылар.