Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан безнең балалар бакчасында “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”дигән тематик атналак үткәрелде. Балаларга атна буе кошлар турында информация бирелде: кошларның үзенчәлекле билгеләрен , тышкы кыяфәтләрен, кайда яшәүләрен ачыкладылар. Балалар “Мин башлыйм-сез дәвам итегез”,”Мин кайсы кошны тасвирлыйм”,”Нәрсә тавышы” һ.б уеннар уйнадылар. Әлеге чараны үткәрү балаларның кошлар турында күаллауларын киңәйтте,белемнәрен арттырды.