23 март көнне Сабай авылы клубында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
20 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестиваленең район туры узды. Фестивальнең төп максаты - балалар арасында халык иҗатын үстерү, аларның талантларын ачу. Мәдәният йорты залында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәләре урнаштырылган. Сәхнәдә сәләтле балалар чыгыш ясады. Әлеге зонада Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе, Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе, Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе, Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Саба интернат-мәктәбе катнашты. "Без бергә" фестивале 8 номинациядә узды. Мәктәп укучыларыннан тыш, фестивальдә иҗат һәм сәнгатьне яратучы гаиләләр дә катнашты. Сәхнәдә катнашучылар халык җырларын башкардылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, әкиятләр күрсәттеләр.
27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шул унайдан Лесхоз "Лэйсэн" балалар бакчасында театр көне узды!
Саба муниципаль районы авыл җирлекләрендә "Яшь белгечләргә аренда торагы" программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә авылларга квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
«Энә белән бәйләү» компетенциясендә беренче урынны ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп - интернаты» 8 нче сыйныф укучысы Димиев Камил алды.
Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан безнең балалар бакчасында “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”дигән тематик атналак үткәрелде.
2025 елның 22 мартында Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең "Җиңү" мәдәният йортында "Татар моңы мәңге яңарыр"халыкара конкурсының Ill Гала концерты узды. Конкурс көн белән төн тигезлеге көнен - "Нәүрүз"бәйрәмен бәйрәм итү кысаларында узды. Программа бик бай булды. Профессор Мингул Галиев вокал буенча мастер-класс үттеләр, конкурста катнашучылар өчен оештырылган "Түгәрәк уен" татар фольклор уенында катнаштылар. Вокал һәм нәфис сүз номинацияләрендә Арташ мәдәният йортының ике кырыннан җиңүчеләр Илһам Исламов һәм Энҗе Әхмәтшина чыгыш ясады. 1 дәрәҗәле лауреатлар диплом һәм истәлекле падаркалар белән бүләкләнделәр.
1А сыйныф укучылары класс җитәкчесе Галиуллина Энҗе Илфат кызы җитәкчелегендә Шәмәрдән күз хирургиясе үзәгендә булдылар. Экскурсия һөнәри юнәлеш бирү кысаларында оештырылды
«Созвездие-Йолдызлык 2025» конкурсының зона этабы
23 март көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, "Нәүрүз килә, Нәүрүз" исемле халык бәйрәме үткәрделәр. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре ерак тарихыбызга барып тоташа. Әмма элеккечә үк бу бәйрәмне җырлар, биюләр, конкурслар белән каршы алу гадәте бар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы", тәм-томнар белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлектә актив катнаштылар.