Нәүрүз бәйрәме

2025 елның 25 марты, сишәмбе

23 март көнне Сабай авылы клубында  язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International