1А сыйныф укучылары класс җитәкчесе Галиуллина Энҗе Илфат кызы җитәкчелегендә Шәмәрдән күз хирургиясе үзәгендә булдылар. Экскурсия һөнәри юнәлеш бирү кысаларында оештырылды.
2009 елда ачылган үзәк 95 меңнән артык операция үткәргән инде. Экскурсия вакытында балалар табибы-офтальмологы Николаева Альбина Илшат кызы һәм шәфкать туташы Гыйләҗева Гөлгенә Наил кызы укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, үзәкнең һәр аппараты һәм җиһазы турында җентекләп сөйләделәр. Балалар хәтта үзләрен пациент ролендә сынап карый алдылар. Мондый чаралар укучыларга сәламәтлекнең мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итә һәм аларны медицина өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштыра.
Мондый чаралар укучыларны ирекле, аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасын тәшкил итә.