"Яшьлек" яшьләр үзәге бүген, 2011-2012 елгы малайлар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры уздырды.
22 мартта Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Н.М.Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча Районара шәхси турнир узды. Беренчелектә 300дән артык кеше катнаша. Иң кечкенә катнашучыга 5 яшь иде – Арсланов Альмир Ильнур улы (Байлар Сабасы), 80 яшьлек Мөгтәсимов Хәмит Мирсәет улы (Лесхоз бистәсе) «Иң өлкән катнашучы» булды . Ачылу тантанасында Нургали Миңнехановичның улы - Раис Нургали улы Миңнеханов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе - Марат Рәшит улы Кәримов, Саба урманчылыгы директоры - Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин һәм Саба районының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының Ватанны саклаучылар елына багышланган икенче этабы
2025нче елның 25нче мартында Якупова Сайма Гапделбәр кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
24.03 Саба аграр көллиятендә 2015-2016 елгы малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча II республика шәхси-команда турниры узды. РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы “Почет билгесе” ордены кавалеры һәм “Октябрь революциясе”, Нургали Миңнеханов улы истәлегенә. Танылган урманчыга бүген 95 яшь тулыр иде. Ярышлар нәтиҗәләре: Иң яшь катнашучы: Мавлин Мират (Саба районы) Иң яшь катнашучы: Абдуллина Мәликә (Балтач районы)
2015 елда туган малайлар арасында: 1
урын - Валиханов Марсель (Алабуга районы)
2 урын - Низамиев Йосыф (Саба районы)
3 урын - Шакиров Айдар (Түбән Кама шәһәре)
Кызлар арасында 2015 ел:
1 урын - Фролова Алина (Түбән Кама шәһәре)
2 урын - Марданова Раида (Балтач районы)
3 урын - Фәйзрахманова Алсу (Казан шәһәре)
2016 елгы малайлар арасында:
1 урын - Булханов Рафаэль (Алабуга районы)
2 урын - Әминов Эмиль (Кукмара районы)
3 урын - Галимуллин Данияр (Саба районы)
Кызлар арасында 2016 ел.
1 урын - Ибраһимова Амина (Актаныш районы)
2 урын - Нуриева Алина (Түбән Кама шәһәре)
3 урын - Шәймәрданова Амелия (Кукмара районы)
Гомуми командалар арасында :
1 урын - Түбән Кама шәһәре
2 урын - Саба районы
3 урын - Балтач районы
«Профессионалитет» федераль проекты кластерлары студентлары «киләчәк һөнәрләре»фотографияләр конкурсында катнаша ала. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасында күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатыннан халыкның канәгатьлек дәрәҗәсе»темасына халыктан сораштыру үткәрә.
Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә үткәрелүче әлеге күркәм чара быел өченче тапкыр уздырылды. Узган ел чарада 500 укучы катнашкан булса, быел аларның саны 600 гә якынлашты.
23 март көнне Сабай авылы клубында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.