Саба урта мәктәбендә район мәктәпләре укучылары өчен Зур ифтар мәҗлесе үткәрелде.

2025 елның 25 марты, сишәмбе

 

Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә үткәрелүче әлеге күркәм чара быел өченче тапкыр уздырылды. Узган ел чарада 500 укучы катнашкан булса, быел аларның саны 600 гә якынлашты.Мәҗлескә гаиләдәге, әйләнә-тирә мохиттәге дини тәрбияне күреп, белеп, аңлап үскән укучылар җыелган иде. Чара Җәлил хәзрәт Фазлыевның үтемле вәгазе белән башланып китте. Мәҗлес Саба мөхтәсибәтенең мөслимәләр берлеге җитәкчесе Ильмира Илфир кызы Галимуллина тарафыннан Рамазан аеның үзенчәлекләре, динебезнең нигезләре турындагы сорауларны үз эченә алган викторина белән дәвам итте. Укучылар үзләренең тирән белемле икәнлекләрен күрсәттеләр, дөрес җавап бирүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булды. Олы Кибәче мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтҗанов Әмир азан әйтеп үткәннән соң, җәмәгать намазы укылды. Бәйрәм чарасы  “Аш-су” җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән мул табын артында дәвам итте. Район мәгариф идарәсе һәм район хакимияте тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе күңелләрдә Рамазан аеның матур вакыйгасы булып урын алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International