22 март - дөньяның күп илләрендә ел саен Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Бу көн киләчәк буыннар өчен су системаларын саклауның мөһимлеген искә төшерә. Шул уңайдан, район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен «Тереклек чыганагы» экология сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар Су көненең барлыкка килү тарихын, суның экосистемаларда да, безнең көндәлек тормышта да төп роль уйнавын белделәр. Шулай ук су турында кызыклы фактлар һәм нинди экологик проблемалар бар һәм аларны ничек төзәтергә икәнен ачыкладылар. Чарада катнашучылар «Безнең табигатебез» викторинасында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр.