“Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре,тренер Хуснутдинов Ильназ Ханиф улы белән берлектә, балалар һәм яшьусмерләр Бөтендөнья “Ак ромашкалар” акциясе уздырдылар.лар.
Бүген, 24 март көнне Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ак ромашкалар бу көннең символы булып тора. Алар кешелекне аклыкка, чисталыкка, саф һава сулауга, ягъни сәламәтлеккә чакырып тора.
Туберкулезны кисәтү өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә кирәк. Авыруны булдырмауда вакытында һәм дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, күңел тынычлыгы да зур роль уйный.
Балалар үзләре ясаган ромашка чәчәге таҗларына, туберкулезга каршы көрәштә дә үз-үзеңне тәртиптә тоту, дөрес туклану, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту кебек мөһим кагыйдәләрне яздылар. Балалар белән әңгәмә барышында, туберкулезга каршы көрәштә, бу кагыйдәләрнең төп чара булып торуын истә тотарга кирәклеге ассызыклап үтелде.