24 март көнне язгы каникул вакытында район китапханәсендә балалар өчен иҗади мастер-класслар, экскурсияләр, квест-уеннар үткәрелде. Квест кунаклары Убырлы карчык һәм «Игра в кальмара» сакчылары булды. Уен А.Алиш әкиятләре буенча узды, балаларга төрле табышмаклар тәкъдим ителде.