21 март көнне Килдебәк балалар бакчасында «Нәүруз – яз бәйрәме» исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу көнне барысы да күңел ачалар, уеннар уйныйлар.
Балаларга төрле кызыклы уеннар үткәрелә башлады. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук, мини-футбол ярышы да оештырылды. Шулай итеп, балалар белән бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдык. Бәйрәм бик күңелле үтте! Беркем дә бүләксез калмады.