ЯҢАЛЫКЛАР

29
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

2022 нче елда илебездә Пионерия оешканга 100 ел була. Шул унайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Пионерга 100 ел!” исеме астында мәдәни-музыкаль җыен үтте. Әлеге чарада укучылар “Пионер кем ул?”, “Ул нинди булырга тиеш?”, “Пионерияның символларын беләсеңме?” дигән сорауларга җавап таптылар. Шулай ук гәҗиттән пионер пилоткасы да ясарга өйрәнделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүләк өчен упаковка ясау буенча мастер-класс.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2022 елның 28 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы булды , аның эшендә  Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г. Ш. Хасаншин ,авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

  "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З. докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга Һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды, киләсе 2022 елга максатлар Һәм бурычлар куелды.

   Җыелышның икенче өлешендә юбилярлар Һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр акчалата премия белән бүләкләнделәр.Люция һәм Рөстәм Закировлар концерты авыл хуҗалыгы  хезмәтчәннәре өчен музыкаль бүләк булды.

Шәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем  муниципаль бюджет учреждениесендә янгын куркынычсызлыгы буенча эш тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Бары тик кече яшьтән алган белемнәр генә янгынга каршы таләпләрне белү һәм үтәүдә, кешенең үз-үзен тотышында табигый була ала. 26 гыйнвар көнне балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан  2 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яшь янгын сүндерүчеләр" квест-уены үткәрелде. Балалар төрле кызыклы станцияләр уздылар: "Табышмаклы", "Янгын сүндерәбез", "Ут - дус, ут - дошман", "Уйлап тап ", “Янгын куркынычы тудыручы предметлар". Балалар кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, лабиринтлар уздылар, пазллар җыйдылар, тәкъдим ителгән картиналардан янгын куркынычы тудырган предметларны билгеләп үттеләр. Чара ахырында балалар бик теләп пластилиннан чын янгын сүндерүчеләр әвәләделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23 декабрьдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре съезды булып узды, анда Шекше авыл җирлеге җиңүче дипломы белән бүләкләнде һәм Лада-Нива автомобиле тапшырылды

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.

27 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә төнге чаңгы ярышы булып узды. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2022 нче елның 26 гыйнварында   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Күңелле кар кешеләре"әвәләү шөгыле үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

27 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз   урта мәктәбе белән берлектә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәуче Исхаков Ринат Сандык улын котладылар, «блокада икмәге», «Ленинград. Блокада. Хәтер» дип исемләнгән бөтенроссия акцияләрендә катнаштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International