Ленинград. Блокада. Хәтер.

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз   урта мәктәбе белән берлектә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәуче Исхаков Ринат Сандык улын котладылар, «блокада икмәге», «Ленинград. Блокада. Хәтер» дип исемләнгән бөтенроссия акцияләрендә катнаштылар.

Исхаков  Ринат  Сандык улы Саба муниципаль районында бердәнбер Ленинград блокадасын кичергән яшәүче. Ринат Сандык улы  1937 елның 10 июнендә Ленинград шәһәрендә туа. Барлыгы гаиләдә өч бала. Ринат Санды улы – икенче бала. Әти-әниләр №3 нче Фарфор заводында эшлиләр. Сугыш вакытында әтисе хәрби-диңгез флотына хезмәткә алына. Ринат Сандык улы әнисе, абыйсы һәм кечкенә сеңлесе белән  Ленинградта яшәргә кала. 1941 елда Ленинград шәхәре блокадага эләгә. 1942 елда Ладога елгасы аша авыр юлны үтеп  Татарстанга күчәләр."Блокадалы Ленинград яшәүчесе" билгесе белән бүләкләнгән, Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре, грамоталар белән бүләкләнә. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре блокадачы Ринат Сандековичка «блокадалы икмәк», күчтәнәчләр тапшырдылар. Лесхоз урта  мәктәбе укучылары шушы авыр чорларда язылган шигырьләрне сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International