Бүләк өчен упаковка ясау буенча мастер-класс.

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

28 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем  бүлеге укучылары белән бүләк өчен упаковка ясау буенча мастер-класс узды.

Упаковка-ул теләсә кайсы бүләкнең “күлмәге” булып тора. Мастер-класс ике этаптан торды: теоретик һәм практик. Башланыр алдыннан балаларга эш барышында ирешелергә тиешле максатлар һәм бурычлар куелды. Аннары эш этаплары аңлатылды. Һәм ,ниһаять, балалар эшкә керештеләр.  Дәрес ахырында , барлык укучыларның  да бик матур бүләк коробкалары барлыкка килде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International