"Игенче"ҖЧҖдә хисап җыелышы

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

2022 елның 28 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы булды , аның эшендә  Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г. Ш. Хасаншин ,авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

  "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З. докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга Һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды, киләсе 2022 елга максатлар Һәм бурычлар куелды.

   Җыелышның икенче өлешендә юбилярлар Һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр акчалата премия белән бүләкләнделәр.Люция һәм Рөстәм Закировлар концерты авыл хуҗалыгы  хезмәтчәннәре өчен музыкаль бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International