ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

  Югары Симет авыл җирлегендә , Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына   бәйрәм митингы булып узды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар Олы Шыңар һәм Оет авылларында үткәрелде. Авылдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8 май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митинглары үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм митингы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр кую һәм бакчага агач утырту  белән тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегенең  мәдәният хезмәткәрләре,  Сабаның  Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Кәнәфер  Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә. Кәнәфер батырлык, намуслылыкны гәүдәләндерә. Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.

11 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, кәгазь пластикасы үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә җиңү чәчәге ясалды.

Тэги: ОСЗ

Санитар-экологик икеайлык кысаларында җирлек бюджет учреждениеләре белән берлектә агачлар утыртылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Мичән авыл җирлеге делегациясе УАЗ машинасы белән Байлар Сабасында узган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә марш белән уздылар, кулларына бабаларының һәм бабаларының портретларын тотып, "Үлемсез полк"акциясендә катнаштылар. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Рамазанов Э.Д., мәктәп директоры Закиров Д.Р., " "Саба" ҖЧҖ "Мичән"бүлекчәсе җитәкчесе Шайхуллин А.Н., сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, «Хәйрия  бакчасы»нда агач  утырттылар.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

    Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадыннан соң, күмәкләп агач утырту эшенә җыелдылар. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Шекше авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International