Тимершык авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинглар

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

8 май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митинглары үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм митингы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр кую һәм бакчага агач утырту  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International