Кәнәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә. Кәнәфер батырлык, намуслылыкны гәүдәләндерә. Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
11 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, кәгазь пластикасы үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә җиңү чәчәге ясалды.