Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Инвестиция үсеше һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы һәм җирлек башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Президенты һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
Май башы чараларга бай. 7 май көнне Байлар Сабасының яр буе территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы булып узды. Бу чарадан Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм актив катнашты. Вәлиева Э.И. үз яшь категориясендә 1 урын, Шакиров Р. Р. – 4 урын яулады. Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!
Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләренә багышланган «кайнар линия» вакытында кергән бу һәм башка сорауларга Татарстан Росреестры эксперты - күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирә.
Шекше авыл җирлегендә Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг
Мичән авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм Мичән мәктәбе укучылары "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм агачлар утырттылар .
Шекше авыл җирлегендә тыл ветеранын котлау
Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары зиратларында май бәйрәмнәрендә өмәләр оештырылды
8 май көнне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә агачлар утыртылды.
Шекше авыл җирлеге хезмәткәрләре чишмә территориясен җыештырдылар