Май башы чараларга бай. 7 май көнне Байлар Сабасының яр буе территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы булып узды. Бу чарадан Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм актив катнашты. Вәлиева Э.И. үз яшь категориясендә 1 урын, Шакиров Р. Р. – 4 урын яулады. Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!
8 май көнне безнең хезмәткәрләребез Гатауллин И. К. һәм Мингәрәева А. Н. Җиңү көненә һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Яңгырасын гармун моңнары!» дигән тантаналы чарада үз осталыкларын күрсәттеләр.
9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре тантаналы парадта катнаштылар. Һәйкәлгә чәчәкләр кую белән һәлак булучыларны искә алдылар. Парадтан соң без ылыслы агачлар утырттык.