Сәрдә авылы халкы чишмә территориясен җыештыруда
6 май көнне Сулэ авыл клубында "Саба чишмәләре ижат берләшмәсе" иҗат берләшмәсенең "Серле гармун телләре"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Концертта катнашучылар үз чыгышлары белән чарада катнашучыларның барысын да сөендерде. Залда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Концерт программасы бик күңелле һәм бай булды. Баянда башкарылган халык җырлары тамашачыларга бик ошады.Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Сулэ авыл клубында тынычлык һәм хезмәт көненә багышланган "майский калейдоскоп" бәйрәме үткәрелде. Бүген бу бәйрәм уңаеннан без балалар белән буялган йомыркалар җыйдык.Балалар өчен бу зур бәйрәм.Аларның йөзләрендә елмаю һәм шатлык. Без өйдән-өйгә йөрдек, хор белән хуҗаларны бәйрәм белән котладык. Ә тегеләре, үз чиратларында, күчтәнәчләр таратып, безгә изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар «рәхмәт»сүзләре белән бик канәгать калдылар.
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 12 май 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 13 мае
2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан; төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр,
көндез 15-20 метрга кадәр көчле җил.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Хәерова Рәхимә Муллагали кызы 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Ильгизәр Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы баш хисапчысы Сәүбәнова Резеда Шаһинур кызы котладылар . Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәседә Бөек Җиңүгә 77 ел булу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде.
Авария хәленә бәйле рәвештә, 12 май көнне сәгать 10:00 дан 16:00 га кадәр Югары Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Эзмә авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.
2022 нче елның 8 май көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.