Югары Симет авылыннан Хәерова Рәхимә Муллагали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

      Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Хәерова Рәхимә Муллагали кызы  90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны юбилее белән  авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Ильгизәр  Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы баш хисапчысы Сәүбәнова Резеда Шаһинур кызы  котладылар . Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

      “Сугыш башланганда миңа  нибары 9 яшь кенә була. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине сугышка алдылар.  Авылда ир – атлар калмагач, бөтен эш хатын – кызларга, бала – чагаларга кала. Кечкенә генә булсак та, бөтен эшне дә тырышып башкардык. Фермада яшь бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч , атлы  молотилкада эшләдем. Өскә киергә кием дә юк, ашау ягы да начар иде. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машиналар юк, көлтәләрне үзебез төяп башка авылга алып барабыз, берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп  кенә бетерерлек түгел. Шулай булса да, безнең тырышлык бушка китмәде. Әтиләребез сугыштан җиңеп кайттылар. Безгә бу Җиңү зур бәхет , тынычлык алып килде. Алга таба да илләребез тыныч, матур булсын! Балаларыбыз кайгы -хәсрәт күрмәсеннәр”- дип искә ала ул авыр елларны Рәхимә апа.

   Сугыштан соңгы елларда Рәхимә апа “Үзәк” колхозында дуңгызчылыкта , аннан яшь бозулар карауда , симертүдә эшли. Лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт куя. Ул тыл һәм хезмәт ветераны. 

  1954 елда ул Югары Симет авыл егете Хәеров Рәүф Хәер улына тормышка чыга. Алар 5 бала: 3 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

  Бүгенге көндә Рәхимә апа, кече улы Рәлиф тәрбиясендә һәр туган көнгә сөенеп бәхетле картлык кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International