Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 5 этабы

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

2022 нче елның 8 май көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола, Пенза шәһәрләреннән,  Чувашия  республикасыннан, Киров өлкәсеннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 5 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

1 урын –  Вечканов Игорь (Пенза шәһәре)

2 урын –  Теплый Николай (Казан шәһәре)

 3 урын – Блажин Станислав  (Киров шәһәре)

 “В” категориясендә:

1 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)

2 урын – Ануфриев Арсений (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Абсалихов Рөстәм (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

“С” категориясендә:

1 урын – Карымов Әнвәр (Киров өлкәсе)

2 урын –  Прохоров Спартак (Чебоксар шәһәре)

3 урын –  Тукаев Илһам (Казан шәһәре).

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга  уңышлар теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International