Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадыннан соң, күмәкләп агач утырту эшенә җыелдылар. Тынычлык урамы, 9нчы күпфатирлы йорт каршындагы участокта Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” аллеясы барлыкка килде ул көнне. Яңа бакчага туя, тау нараты, алмагачлар утыртылды. “Яшь буын әлеге бакчаның тарихи әһәмиятен аңласын, сугышлар кабатланмасын, аллея киләчәктә тагын да тулылансын”, - дигән теләк белән таралды изге эштә катнашучылар.