Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе еллык нәтиҗәләр буенча Саба районы олимпиадаларында катнашучылар арасында 2 нче урынны яулады
ТР муниципаль районнарының ерак торак пунктларында яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү максатларында РКХнең мобиль сырхауханәсе Саба районында яшәүчеләргә күчмә медицина тикшерүен уздыра башлады.
ИГЪТИБАР, КИҢӘШМӘ! Байлар Сабасы ш. т. б. үзәгендә 1 июнь көнне 6: 30 сәгатьтә. (Мәңгелек ут янында)
2022 елның 28 маенда "Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмәгатьчелеге арасында өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Рагозина Надежда Владимировна, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе – Гыйләҗев Илгиз Идрис улы, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы – Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы, Татарстан Республикасы Судьялар Советы Рәисе – Галиәкбәров Айдар Фатих улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы - Кәримов Марат Рәшит улы, Саба район суды рәисе - Сабиров Дамир Рәис улы катнашты. Спортчылар шәхси, катнаш парлы һәм гомумкоманда зачетларында көч сынашты. Гомумкоманда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Арча, Алабуга һәм Минзәлә район судларының берләштерелгән командасы.2 урын-"Авиатөзелеш-КИРОВЕЦ"командасы.3 урын-Саба район суды командасы. 3 урын-Әлмәт шәһәр суды командасы.
Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында күпфатирлы гомуми йортларның ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары пленэрга чыкты.
Ике басу Арташ авылы зиратында җыештыру эшләре
Арташ авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю
Бүген 30 май көнне Гөлсинә Галимуллинаның Саба аграр көллиятенә багышланган "Тормыш биргән дәрес аша" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта колледж директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов үткән тормыш дәресләре язылган. Чара барышында китапханәчеләр студентлар һәм кунаклар игътибарына әлеге китапның презентациясен тәкъдим иттеләр. "Тормыш биргән дәрес аша" китабы битләрендә Гөлсинә Галимуллина үз укучыларын аграр көллиятнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыра. Автор чарада китапны язу тарихы турында сөйләде. Очрашу ахырында директор Закирҗан Миннемулла улы авторга, студентларга, китапханәчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Хөрмәтле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар!