Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында күпфатирлы гомуми йортларның ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Байлар Сабасы бистәсенең Школьная урамындагы 26нчы һәм 28нче йортларында яшәүчеләргә дә бәхет елмайды. Эш башкарыла торган мәйдан 2717,2 кв.м.ны тәшкил итә, 16 фатирда яшәүче 40 кешегә уңайлы мохит тудырылачак дигән сүз. “МДСУ-1” җәмгыяте исә эшне тиешле срокта башкарып чыгарга ышандыра.