"Саба РҮХ" ДАСУ

2022 елның 31 мае, сишәмбе

ТР муниципаль районнарының ерак торак пунктларында яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү максатларында РКХнең мобиль сырхауханәсе Саба районында яшәүчеләргә күчмә медицина тикшерүен уздыра башлады.

Мобиль сырхауханә заманча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган, автопоездда пациентларны кабул итү өчен регистратура һәм изоляцияләнгән кабинетлар бар. Мобиль пунктта үз лаборатория комплексы да бар. Кабул итүне кардиолог, невролог, эндокринолог, хирург-онколог, офтальмолог, акушер-гинеколог алып бара.

Кабул итү алынган исемлекләр буенча алып барыла, алар район үзәк хастаханәсе белән җирле участок табиблары, ФАП фельдшерлары төзелгән һәм килештерелгән.

30.05.20022-03.06.20022-Иске Икшермә авылы

06.06.2002-10.06.2002-Лесхоз авылы

13.06.2002-17.06.20022-Шәмәрдән авылы

20.06.2002-24.06.2002 - Иске Мичән авылы

27.06.2002-30.06.2002 - Олы Арташ авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International