Иштуган авылында бистә территориясен чистарту буенча эшләр башкарылды
ЭПУ «Сабыгаз» Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте коллективы үзенең яхшы эш күрсәткечләре белән беррәттән спорт һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары белән дә дан тота
31 май көнне Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар. Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы һәм андагы эш тәртибе белән таныштылар, кулъязма китапларны саклау бүлегендә, "Борынгы Коръән китаплары" күргәзмәсендә булдылар. "Татар китабы тарихы", Шәриф Камал музейларында татар язуы тарихы, басма татар китабының иң борынгы үрнәкләре белән таныштылар. "Казан утлары" журналына багышланган күргәзмәне карадылар. Казан шәһәренең 26 нчы китапханәсе тәҗрибәсен өйрәнү дә китапханәчеләр өчен файдалы һәм кызыклы булды. Китапханә җитәкчесе Николай
Басков конкурс, грантларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде. Бик файдалы һәм эшлекле семинарда китапханәчеләр күп яңалыклар, эш алымнары белән таныштылар. Җитәкчебез Рөстәм Фидаилевичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килде, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелде.
1 июньнән районның 19 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 1700 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак.
Шулай ук 19 мәктәптә хезмәт һәм ял лагере эше планлаштырыла. Аларда 150 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барачак.
Районның "Кояшкай” стационар лагереның беренче “Техник иҗат” сменасы да балалар өчен үз ишекләрен ача. Өч сменада анда 235 укучы ял итә алыр дип планлаштырыла.
Лагерь эшчәнлеге графигы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган.
27 май көнне Бөтенроссия китапханәләр көнендә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тирә - юньдә дә...китапханә янында" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Иң элек мәдәният йорты мөдире катнашучылар белән берлектә китапханәчене һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ә китапханәче авыл китапханәсенең килеп чыгу тарихы, әлеге вазифада эшләгән ветераннар белән таныштырды. Библиоквестта катнашучылар командаларга бүленеп, маршрут кәгазе алгач, уенга кушылдылар. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары буенча узды һәм фразаларның өзекләрен эзләү белән тәмамланды. Квестта катнашучылар ачкычлар-киңәшләр эзләделәр, ә юл буйлап башваткычлар һәм «әдәби пазлалар» туплап, шомартылган фразалар чиштеләр. Эрудиция, тапкырлык һәм әдәби әсәрләрне һәм аларның авторларын яхшы белүләрен күрсәтеп, финишка кадәр уңышлы килеп җиттеләр.
19 майда пионерлар оешмасының туган көне. Быел пионерлар хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кызыл галстук һәм пионер анты күп еллар дәвамында берничә буын мәктәп укучылары тормышында тирән эз калдырган. Кызыл галстуклар, значоклар, тантаналы ант, пионер җыеннары, тимурчылар хәрәкәте, Дуслык учагы – боларның барысын да бүген пионерлар хәрәкәте ветераннары сагынып искә ала.
Бүген «Сабантуй» күңел ачу комплексы базасында пионерлар оешмасының 100 еллык юбилее уңаеннан пионерлар, вожатыйлар, варислар һәм Остазлар җыелды. Мәйданда пионерия тарихын чагылдырган күргәзмә һәм фотозона оештырылды.
Әлбәттә, бу көнне бөтен көчен, энергиясен Пионериягә багышлаган ветераннар игътибар үзәгендә булды. Алар бүгенге көндә дә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Әлеге истәлекле дата уңаеннан пионерлар хәрәкәте ветераннарына район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәйданда ветераннарны аларның дәвамчылары – Пионериянең данлы традицияләрен дәвам итүчеләр, хәзерге балалар оешмалары әгъзалары алыштырды. Шулай ук, агымдагы уку елы йомгаклары буенча район һәм республика чараларында югары нәтиҗәләргә ирешкән актив укучылар, иң актив балалар оешмалары, педагог-оештыручылар һәм «Кояшкай» балалар район думасы активистлары билгеләп үтелде.
Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында Ак барс Банкы Явлаштау урта мәктәбенең 12 укытучысына ноутбуклар тапшырды.
Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Россия Пенсия фонды экспертлары-күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм социаль түләүләр идарәсе башлыгы Ирек Хәбибуллин аңлаталар.
Шекше авылында яңа кибет төзелеше дәвам итә