2022 елның 10 мартыннан 2022 елның ахырына кадәр Татарстан Росреестры тарафыннан федераль дәүләт җир контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында планлы һәм планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары бетерелде, ә төп басым хокук бозуларны профилактикалау ягына урнаштырылды.
Сезнең игътибарга шуны җиткерәбез: 2022 елның 27 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде:
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Маша өчен могҗиза» спектакле күрсәтелде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Кашапова Язилә (Саба гимназиясе)
2 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
3 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
4 сыйныфлар арасында – Тимергалиева Лиана (Килдебәк урта мәктәбе).
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан " Балачак-ул көмеш кыңгырау чыңы!».
Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Уеннар халык ижаты жимеше» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Татар авылларында һәм шәһәрләрендә яшьләр арасында хәрәкәтчән уеннар киң таралган иде. Хәтта иң тыйнак халык бәйрәме дә алардан башка үтми. Уеннар кеше мәдәнияте хәзинәсе булып тора. Халык уеннары уйнаганда, балаларда туган ил мәдәниятенә тотрыклы, кызыксынучан, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша, патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт үсеше өчен эмоциональ уңай нигез булдырыла. Халык уеннары аша бала иҗади һәм физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да үсә. Бүгенге чарада матур халык уеннары турында тагын бер кат искә төшерделәр.
Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбенең «Бәхетле балачак» исемле отчет концерты булып узды. Концерт беренче сыйныф укучылары чыгышы белән башланып, һәр сыйныф чыгышы белән дәвам итте. Талантлы укучылар сәхнәдә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар. Биредә матур җырлар да, дәртле биюләр дә, күз яшьләре белән тыңлаган шигырьләр дә ишетергә мөмкин иде. Мәктәп концертлары һәрвакыт үзенчәлекле уза, ниндидер үз, җылы атмосфера бар. Тамашачылар яшь артистларның һәр чыгышын бик җылы каршы алдылар һәм аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
1 июнь көнне Саба районы дәүләт казна учреждениесендә Югары Утар психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йортында тәрбияләнүчеләр өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм балалар йортының урам сәхнәсендә үтте.
29 майдан 31 майга кадәр мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде. Ел саен бу чара урман зонасында үткәрелә. Җыеннарны оештыруда Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат, мәгариф идарәсе, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы катнашты. Саба аграр көллияте укытучылары һәм Саба районы урта мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары җитәкчелегендә 107 яшүсмер ориентлашырга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, тактик һәм физик әзерлек уздылар. Хәрби җыеннар барышында төрле дистанцияләргә йөгерү, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, тартылу, граната ыргыту буенча шәхси һәм команда зачетында ярышлар үткәрелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча кубокны Саба аграр көллияте командасы отты.
Балаларны яклау көне белән! Балаларыбыз мөмкин кадәр озаграк кечкенә сабыйлар булып, гел шундый эчкерсез,саф, шат күңелле,көләч йөзле булып калсыннар. Һәр бала әти-әнисенең кайгыртучанлыгын тоеп,бәхетле яшәсен. Күкләребез һәрвакыт тыныч, ә һәр яңа көн — игелекле һәм кызыклы булсын. Ә ата-аналарга сабырлык, игелек һәм наз телибез. Балаларның бәхетле һәм имин балачагы өчен нәкъ менә сез җаваплы икәнлегегезне онытмагыз!
28 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзенең хәйрия концерты белән Казан шәһәренең «Империал» ансамблендә булды, «Картлык-шатлык» Хәйрия фонды белән берлектә әзерләнгән концерт программасы популяр җырларны, төрле һәм якты бию чыгышларын үз эченә алды. Өлкәннәргә тәмле бүләкләр һәм һәркем өчен аерым пакетлар тапшырылды. «Крокус» чәчәк салоныннан хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм аларны киләчәктә дә килеп йөрүләрен сорау, чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. Мондый кайгыртучанлык мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш яшәеше бирә.