ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

Түбән Шытсу авыл зиратныда яңа будка эшләнелде. Әлеге будка кирәк ярак куярга хезмәтк итәчәк. Авыл халкына һәм СХП Шытсу җәмгыятенә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Бу уку елында барлыгы 3 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына  таныклыклар тапшыру тантанасы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 июнь көнне район башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

ИГЪТИБАР! 3 июнь көнне 7: 00 сәгатьтә 2022 елгы район Сабантуен оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә булачак.

2022 елның 28-29 май көннәрендә Тәтеш шәһәрендә ату стенды территориясендә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча ярышлар узды.

       Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге hәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча конкурс узды.

Быел Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында  мәктәпкә әзерлек төркемендәге  28 бала бакча белән хушлашты.  Шул уңайдан бакчада яңа традиция барлыкка килде: 27 май көнне мәктәпкә әзерлек төркеме  группасы балалары  истәлеккә агач утырттылар. 28 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында әти-әниләр һәм балалар өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды. Бакча мөдире Гөлнара Наил кызы балаларга мәктәптә яхшы билгеләренә генә укуларын теләп диплом һәм бүләк тапшырды. Хәерле юллар, уңышлы мәктәп еллары сезгә кадерле балалар!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарга чакыра.

“Саба якташлары” ҖЧҖ җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы ярдәме белән балалар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, социаль яклау бүлеге “Тургай” приютында мастер- класслар оештырды. Бәйрәм чарасы тәмле чәй артында төгәлләнде. Иганәче тарафыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International