Махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре вебинарда каралачак
2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарга чакыра.
"Саба-Арена" спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында рапирада фехтование буенча "Саба рапирасы" төбәкара ярышлар башланды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән: Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Самара өлкәсеннән, Свердловск өлкәсеннән һәм Ханты-Манси автономияле округыннан барлыгы 280 спортчы катнаша.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов;
"Фехтование буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе" дәүләт автоном учреждениесе директоры, СССРның халыкара класслы спорт мастеры Илдар Равил улы Шәймәрданов;
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин;
"Саба-Арена" спорт мәктәбенең фехтование бүлегенең беренче тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, фехтование буенча СССР спорт мастеры Эльвира Хәнип кызы Шаһиева;
Ярышларның баш хөкемдары, фехтование буенча Россиянең спорт мастеры Радик Мөдәрис улы Ильясов.
Турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов ярышларны ачып җибәрде.
Тантаналы рәвештә "Саба-Арена" спорт мәктәбе спортчысы Амалия Рәүф кызы Фазлыевага Россия спорт мастерына кандидат билгесе тапшырылды.