«Россия-безнең туган йортыбыз!" исемле чара.

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Россия-бай рухи һәм мәдәни мираслы уникаль ил, ул Ватанга мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән берләшкән халыклар һәм диннәрнең күптөрлелегенең үзәге булып тора. 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә! Әлеге бәйрәм уңаеннан "Саба-Арена" спорт мәктәбенең теннис бүлегендә «Россия-безнең туган йортыбыз!" исемле  чара уздырылды. Фәрход Усмановичның Россия көне уңаеннан гитара астында җырлаган җырлары-ул һәрвакыт үзенчәлекле җылылык һәм бердәмлек атмосферасы. Бүген җырланган һәр юлда елгаларыбызның киңлеге, очрашуларыбызның җылысы һәм илебезнең горурлыгы. Битараф булмавыгыз, бүген Туган илебезгә булган мәхәббәт белән яңгыраган хис-кичерешләрегез өчен рәхмәт. Мондый вакыйгалар безне берләштерә, бөек илебезнең бөеклеген һәм матурлыгын искә төшерә. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International