Кызлар һәм егетләр арасында стендлы ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

              2022 елның 28-29 май көннәрендә Тәтеш шәһәрендә ату стенды территориясендә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча ярышлар узды. Ярышта "Сабантуй" спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнашты. «Егетләр» категориясендә безнең спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Ануфриев Арсений – беренчелекне алды, ә Әбсалихов Рөстәм - икенче урынга лаек булды. Кызлар арасында шәхси беренчелектә Галимова Ралина икенче урынны яулады (тренеры Алексеев Юрий Владимирович).

               Спортчыларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлдыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International