Югары Утар психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йортында Балалар яклау көненә багышланган чара

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне Саба районы дәүләт казна учреждениесендә Югары Утар психик тайпылышлары  булган граҗданнар өчен интернат  йортында тәрбияләнүчеләр өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм балалар йортының урам сәхнәсендә үтте.

Балаларны бәйрәм белән котларга 8 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Хәмитов А.М., Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р. Н., шулай ук Попечительләр советы рәисе Галиев М.И. килделәр.

 Марат Ибраһим улы ярдәме белән балалар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары башкаруында «Бүре һәм кәҗә» театрын карадылар, ә бәйрәм ахырында балалар бәйрәм торты һәм татлы мамык белән сыйландылар. Һәм аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International