ЭПУ “Сабыгаз” Җаваплылыгы чикләнгән “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте коллективы катнашында “Җырлыйк әле!” шоу-проекты

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

ЭПУ «Сабыгаз» Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте коллективы үзенең яхшы эш күрсәткечләре белән беррәттән спорт һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары белән дә дан тота. 27 майда Туктар авыл клубында, Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, ЭПУ «Сабыгаз» Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте коллективы “Җырлыйк әле!” шоу-проектын тәкдим итте. Чара 3 өлештән торып, һәр өлештә халык күңеленә якын булган, ретро җырлар яңгырады. Шулай ук әлеге чара җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Тамашачы җырчыларга кушылып рәхәтләнеп җырлады һәм һәр чыгышны алкышларга күмде. ЭПУ «Сабыгаз» Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте коллективына әлеге чараны Туктар авылы халкына тәкдим итүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм коллективка алага таба да эштә, иҗатта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International